Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә егете Зөлфәт Нәбиев генерал-полковник Андрей Сердюковтан мактау грамотасы алды

Зөлфәт бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендәге махсус назначениеядәге хәрби һава десантының 45 нче аерым гвардия полкында срочный хезмәтен үти.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-инфом”)

Хәрби автомобильчеләр көне уңаеннан гвардия рядовое Зөлфәт Нәбиев хәрби һава десанты командиры генерал-полклвник Андрей Сердюков кулыннан грамота ала. Әлеге грамотага ул “һөнәр осталыгы, тырышлыгы, хезмәттә аерылып торуы, акыллы инициативасы, үҗәтлеге һәм таләпчәнлеге, вазыйфаи бурычларны үтәгәндә күрсәткән аерым шәхси казанышлары” өчен лаек була.

Зөлфәт Нәбиев кечкенәдән үк куйган максатына ирешүчән егет булып үсә. “Юбилейный” спорт мәктәбенең йөзү секциясенә йөреп әлеге спорт төре буенча спорт мастерына кандидат нормативын үти. Армия хезмәтенә дә үзе теләп китә. Хәрби һава десантының элиталы гвардия полкына эләгү өчен Казан шәһәрендә парашюттан сикерү буенча махсус курслар уза, берничә тапкыр парашюттан сикерә, йөк автомобилен йөртү өчен “С” категориясенә укып, права ала.

Ватан алдындагы бурычларын намус белән башкарган Зөлфәт кебек үрнәк егетләребез районыбыз горурлыгы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев