Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә егетләре Мәскәүнең Кызыл мәйданында узачак Җиңү Парадында катнашалар

Безнең якташларыбыз Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Хәрби университеты курсантлары Данил Миннахметов һәм Владислав Владимиров Мәскәүнең Кызыл мәйданында узачак Җиңү Парадында катнашачаклар.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Бүгенге көндә Данил Миннахметов (3 нче мәктәп чыгарылыш укучысы) хәрби-политик факультетның 3 нче курсында, ә Владислав Владимиров (1 нче мәктәп чыгарылыш укучысы) юридик факультетның 2 нче курсында белем ала.

Данил Миннахметов Кызыл мәйданда узган ноябрь тантаналы маршында ике тапкыр катнашу бәхетенә ия булды. Ә узган ел ул Җиңү Парадында да катнашты. Моның өчен аңа “Җиңү көнендә хәрби парадта катнашканы өчен” медале тапшырылды.

“Минзәлә-информ” га биргән алдагы бер интервьюсында “Мондый тарихи чарада катнашырга туры килгән азларның берсе икәнлегеңне аңлап, нәрсә тойдың?” дигән сорауга Данил:

–Моны аңлатып булмый – барысы да берьюлы: шатлык та, горурлык та, бәхет тә. Трибуналар яныннан үткәндә, сиңа илнең беренче кешеләре карый, мизгелнең бөтен кыйммәтен аңлый башлыйсың, җаваплылык тоясын. Моны аңлатып булмый, моны тоярга кирәк, – дип җавап биргән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев