Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә Екатерина күпере буена паровоз кайтты

Минзәлә елгасы яр буендагы Екатерина күпере буена паровоз кайтарылды.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә елгасы яр буена кайтарылган паровоз кайдан кайтарылган? Аны кайда урнаштыру планлаштырыла?

–Әлеге паровоз 1953 елгы. Ул Башкортостан Республикасыннан кайтарылды. Әлеге паровозны безнең районга бүләк итеп бирделәр. Аның авырлыгы 100 тоннадан артык. Паровозны алып кайту, төяү-бушату районның Расим Габдрахманов, Егор Юдин,Язкәр Биҗанов, Олег Ильин, Николай Степанов, Виталий Рубцов җитәкләгән оешмалар көче һәм техникасы белән башкарылды. Ул Екатерина күперенең Воровский бистәсе яклап постаментка куелачак. Хәзер әлеге экспонатны реставрацияләү мәсьәләләре карала, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Шайсуваров.

Ә сез әлеге тарихи паровозның кайда урнаштырылуын теләр идегез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев