Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә елгасы агым юлы камышлардан чистартылачак

Ленин исемендәге паркта район башлыгы Айдар Салахов гадәти булмаган планерка уздырды. Ул Минзәлә елгасына кагылышлы иде.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Район җитәкчелегенең биредә “Центррегионводхоз” ФГБВУның “Средволгаводхоз” филиалы директоры Марсель Сәмигуллин белән очрашуы үтте.

Сүз Ленин исемендәге парк буендагы Минзәлә елгасының агым юлын камышлардан чистарту, сулыкны берничә урында тирәнәйтү турында барды.

–Биредә масштаблы эшләр көтелә, ул берничә елны колачлаячак, – диде район башлыгы Айдар Салахов.

– Башкарыласы эшләрнең күләмен билгеләү өчен беренче чиратта шушы тирәлекнең сыйфатлы топосъемкасы кирәк. Без агым юлын тирәнәйтү буенча комиссия составына биоресурслардан да вәкилләр керттек. Якын көннәрдә 6-7 кешедән торган комиссия эшкә керешәчәк, – диде Марсель Сәмигуллин.

Планерка вакытында сүз перспективада яр буе зонасын ныгыту турында да барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев