Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә елгасының яр буе сәяхәтчеләрне көтә

Минзәлә елгасы яр буенда кайчан пляж булыр дип йөри идек, шул көн килеп җитте: шәһәребезнең үз пляжы бар хәзер. Әгәр коронавирус белән бәйле чикләүләр бетерелә икән, 1 июльдән пляжда коенырга мөмкин булачак.

(Минзәлә, 25 июнь, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)

Минзәләнең яр  буен төзекләндерү – ул пляж гына түгел. Ул икътисадый күзлектән караганда, шәһәргә сәяхәтчеләрне җәлеп итү өчен дә уңайлы урын.

Район башлыгы Айдар Салахов, шәһәр оешма-предприятиеләре җитәкчеләре белән районның мөһим социаль объектларында эшләрнең барышы белән танышканда, Минзәләнең яр буендагы төзекләндерүне карады. Хәзерге вакытта  һәм перспективада башкарылачак эшләр турында да фикер алыштылар.

Һәркемнең игътибарын җәлеп итеп торырлык уңайлы шәһәр тирәлеге булдырылган  яр буенда. Әлеге тирәлек, Екатерина күпере минзәләлеләрнең яраткан урынына әверелеп бара. Озакламый Воровский яклап ясалган пляжда су коенырга мөмкин булачак. Биредә су коенучылар өчен бөтен шартлар тудырылган, тирә-юньдә комлык, ял итеп утырырга эскәмияләр, яр буенда кием алыштыру, душ керү өчен дә бөтен мөмкинлекләр бар. Якында гына пляж волейболы, баскетбол сөючеләргә мәйданчык ясарга да була.  

Гаиләләре белән биредә ял итәргә йөрүчеләр үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен дә җиткерәләр. Әйтик, күпергә барганда җәяүлеләр сукмагында берничә урында эскәмияләр куюны сорыйлар. Подрядчы оешманың – «Минзәлә-сервис " ҖЧҖ  җитәкчесе Егор Юдин эскәмия кую өчен бераз суга кертеп басмалар ясарга кирәк, дигән фикерен әйтте.

Камиллеккә чикләр юк, диләр. Беренче чиратта яр буен саклауга юнәлдерелгән эшләр башкарырга, габионнар урнаштырырга кирәк, дигән фикерләр әйтелде.. Ял итүчеләргә кайнар чәй белән пешкән ризыклар, туңдырма сатуны җайга салу кирәклеге турында да сүз булды. Мондагы чәчәклекләрне, яшеллекне карап-тәрбияләп, су сибеп торырга, күпергә илтүче яр буена карама, тал агачлары утыртырга, тирәлекне тәртиптә тотарга дигән һәм башка тәкъдимнәр булды.

Айдар Салахов, район башлыгы:

–Яр буен төзекләндерү эшләрендә катнашучыларга зур рәхмәт. Хәзер булдырылганны сакларга, ял итүчеләрнең дә игътибарын шуңа юнәлтергә кирәк. Хәзерге вакытта яр буе территориясендә 10 видеокамера эшли, шуңа карамастан өстәмә  локаль камералар урнаштырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев