Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә эшмәкәре Луиза Токарева көрәшчеләр турнирына 128 килограмм чәк-чәк һәм 600 өчпочмак ясаган

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә Минзәләдә үткәрелгән көрәш турниры кондитер остасы – эшмәкәр Луиза Токарев өчен дә кызу көннәр булды. Турнирга ул 128 кило чәк-чәк ясады.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ“)

Минзәләгә килгән көрәшчеләр һәм кунаклар игътибар иткәндер: турнир ачылганда Минзәлә кызлары командаларның һәркайсына күчтәнәч итеп татар милли ризыкларының берсе – чәк-чәкләр бүләк иттеләр. Луиза Токарева тырышлыгы белән ясалган чәк-чәкләр алар. Эшмәкәр Луиза Токарева көрәшчеләргә ясаган чәк-чәкләрнең бер өлеше шәһәребезнең тарихи символы – Минзәлә күпере рәсеме сурәтләнгән махсус тартмаларга тутырылган иде. Татарстан Флагы төсендәге 5 кило итеп өелгән чәк-чәкне тотып фотосессия ясаучылар күп булды. Монысы да Луиза Токарева ясаган. Моннан тыш эшмәкәр башка төрле камыр ризыклары да пешергән иде.

Луиза Токарева:

–Турнирга дигән чәк-чәкләрне өч көн эчендә ясарга туры килде. Моннан тыш турнирга килгән кунакларга 600 данә өчпочмак, 84 данә вак гөбәдия, 54 данә сочники, 34 данә кәбестәдән бөккән пешердек, 30 данә кыстыбый ясадык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев