Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә этләре Актанышка кунакка китәчәк

Актанышта этләр өчен приют Минзәлә районындагы хуҗасыз этләрне дә сыендырачак.

 (Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Авылларда гына түгел, шәһәр урамнарында да хуҗасыз этләр күбәйде. Кайчакта хәтта көтүләре белән йөриләр. Кешеләргә куркыныч тудыручы мондый хуҗасыз этләргә карата берәр чара күреләчәкме?

Шушы көннәрдә Тауасты Байлар авыл җирлегендә үткәрелгән халык җыенында да шушы мәсьәлә күтәрелде.

Җыенда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев әлеге мәсьәләгә карата болай диде:

–Федераль закон кысаларында сукбай этләрне ату да тыела. Актанышта хуҗасыз этләргә приют төзелде. Алар безнең районда да эшкә керешәчәкләр: урамнардагы хуҗасыз этләрне җыеп алып китәчәкләр. Аннары аларны шушы приютта тәрбияләячәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев