Минзәлә футболчылары Буада ТР Беренчелеге финалында катнашты
Үзара 6 район командасы көч сынашты.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә районының 2008/2009 елгы “Олимп” футбол командасы Буада кече шәһәрләр һәм авыл районнары арасында Татарстан Беренчелегенең финал этабында катнаштылар.
Рөстәм Саранов, “Олимп” командасы тренеры:
- Барлыгы 6 команда катнашты. Безнең футболчылар 7 очко җыеп, 4 урын яулады. 1 урында Буадан “Батыр” командасы 12 очко, Мамадыштан “Олимп” 11 очко, Зәйдән “Барс” 10 очко җыеп беренче өч урынны үзара бүлештеләр. Сарманның 1 нче спорт мәктәбе, Аксубайның “Аксу” командасы 3 һәм 0 очко гына җыеп турнир таблицасының ахырында урнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел 2010/2011 елгы “Олимп” командасы ТР Беренчелегендә көмеш призёр булып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев