Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә гаиләләре яңа түләүләр алуга гариза яза алалар

Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, әлеге түләүләргә 38 меңнән артык Татарстан балалары һәм иртә срокларда йөклелек буенча учетка баскан 19 меңнән артык хатын-кыз дәгъва белдерә ала.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

–ТР Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июльдән авырлы хатын-кызлардан һәм 8 яшьтән башлап 16 яшькә чаклы балалары булган гаиләләрдән айлык яңа пособиеләр алу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар белән эшләү службасы аша бирергә була, дип хәбәр итә пенсия фондының клиентлар белән эшләү службасы җитәкчесе Алсу Ганиева.

Гаризаларын июль аенда бирүчеләргә түләүләр август аенда банк счетына яки МИР түләү системасы булган пластик карталарга күчереләчәк.

Әлеге түләүләрне алу шартлары турында тулырак “Минзәлә” “Мензеля” район газетасының җомга саныннан укып танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев