Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә госпитале авырулар белән тулы

Вакцинация районда туктап тормый, әмма ковиддисседентлар һаман да больницага барырга ашыкмыйлар.

Илдус Шаһиев,Минзәлә-информ
Безнең тирәдә эшләүче, яшәүче якташларыбыз нигә прививка ясатмыйлар соң? Сораштырганнарның җавабына да колак салырга тиешләрдер. Вакцина ясау пунктын һаман аерым ишектән керерлек бүлмәгә урнаштыра алмадылар. Чирләүчеләр саны күп диеп торабыз, югыйсә! Температуралы кешеләр аерым кабул ителә диелсә дә, поликлиникага килүчеләр участок табиблары янына юнәлә бит. Кем белгән, вакцина ясамаучылар күп булгач, араларында кемнең чирле кемнең сәламәт икәнен?!
Ревакцинация проблемасы да бар. Ярты ел вакыт үткәннән соң, өченче вакцина ясатырга теләчеләр мөрәҗәгате әлегә җавапсыз кала.
Шуңа да карамастан, вакцина районда бар. Кемдә шикләр кала икән, сораштырыгыз- райондагы вакытлы госпитальдә ятучылар ничә яшьтә булуын!!!
Район газетасы редакциясендә дә төрле сәбәпләр табып, берничә кеше бу процедураны сузып килә. Башка коллективларда да бар андыйлар.
Без укучыларыбызны бу зәхмәтнең аяусыз икәнен даими рәвештә төшендерергә омтылабыз. Бу тема икенче планга куйган юк. Сәламәтлегебез, тормышыбыз үзебезнең кулларда. Ковид төрле формага кереп кешеләрне кыруын дәвам итә. Иң беренче саклану чарасы- вакцинация!!! Уйланыгыз, онытмагыз...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев