Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минзәлә хатын-кызлары Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга киттеләр

Язның иң гүзәл бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан районыбызның күп балалары аналары һәм "Ана даны" медале белән бүләкләнүчеләр Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтәчәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга киттеләр. Алар арасында Илсөя Хәбибуллина("Наско" иминият компаниясе җитәкчесе), Гөлнара Нәҗмиева(Тауасты Байлар төп гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы), Эльвира...

Язның иң гүзәл бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан районыбызның күп балалары аналары һәм "Ана даны" медале белән бүләкләнүчеләр Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтәчәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга киттеләр.

Алар арасында Илсөя Хәбибуллина("Наско" иминият компаниясе җитәкчесе), Гөлнара Нәҗмиева(Тауасты Байлар төп гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы), Эльвира Умарова(социаль яклау бүлеге хезмәткәре), Ландыш Юдина("Мензелинсксервис" ҖЧҖнең баш бухгалтеры),Бибинур Вәлиева(Калморза авылы, лаеклы ялда), Ландыш Салахова(хуҗабикә), Ирина Бурганова(суд приставы хезмәткәре) бар. Әлеге делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева озата бара. Бу хатын-кызларны иртән иртүк район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев хәерле юл теләп Казан шәһәренә озатып җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев