Минзәлә игенчеләре җиң сызганып эшлиләр
Уңыш язмышы һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү алар кулында. Минзәлә басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә бара.
(3нче май, “Минзәлә-информ”, Дилфас Галиев).
Язгы кыр эшләрендә “Калморза”, “Заиковский” хуҗалыгы игенчеләре әйдәп баралар.
“Калморза” хуҗалыгында борчак, берьеллык үләннәр, солы чәчүне төгәлләп тә куйдылар. Бу хуҗалыкта бүген арпа чәчүне дә төгәлләячәкләр. “Мензелинские зори” агрофирмасыныдң Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре 1 нче май көнне шикәр чәгендере чәчәргә керештеләр һәм бүгенгә 250 гектардан артык шикәр чөгендере чәчтеләр. “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП игенчеләре дә рапсның өчтән беренчәчеп куйдылар. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре дә көнбагыш чәчә башладылар.
Язгы чәчү өчен орлыкның 7046 тоннасы инкрустацияләнгән.
Район буенча барысы сабан бодае-730, арпа-4519, солы 64 гектарда чәчелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев