Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә имам-мөхтәсибе Түбән Тәкермән мәхәлләсендә булды

Биредә ул җомга намазын үткәрде

(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)

Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков Түбән Тәкермән авылы мәчетендә булды. Биредә ул мәхәллә мөселманнары белән очрашып, җомга намазы алып барды, шулай ук вәгазь белән мөрәҗәгать итте.

Рәмзил хәзрәт Садыйков:

- Түбән Тәкермән мәхәлләсе мөхтәсибәтебез үткәргән чараларда иң актив катнашучы мәхәлләләрнең берсе. Биредә, шул исәптән соңгы елларда, Габделхәмит хәзрәт Биктимеров тырышлыгы белән авыл халкы, бигрәк тә балалар арасында дини тәрбия алып бару буенча даими эш алып барыла, - дип билгеләп үтте.

Чыннан да, авыл мәчетенә намазга олы яшьтәге абыйлар белән мәктәп һәм хәтта балалар бакчасы яшендәге балаларның килүе бик тә уңай күренеш. Шуны истә тотып, Рәмзил хәзрәт алдагы Яңа ел каникулларында балалар өчен аларның ислам динен ничек белүләре турында бәйге үткәрергә тәкъдим итте. Авыл имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт турында тулырак мәкаләбезне “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы саннарында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев