Реклама
Көн темасы
"Минзәлә-информ" ның коррупциягә каршы эшчәнлеге Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Бүген Казанда Коррупциягә каршы республика яшьләр форумы узды
"
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"")
Форум барышында яшьләргә очрашырга туры килә торган коррупциоген факторлар һәм аларны булдырмау юллары турында сораулар каралды. Форумда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР Яшьләр парламенты җитәкчесе Алла Абросимова, Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Форумның тантаналы өлешендә коррупциягә каршы тору чараларын яктыртуда актив катнашкан матбугат чаралары бүләкләнде. Шул исәптән "Татмедиа" республика агентлыгының Рәхмәт хаты белән "Минзәлә-информ" коллективы - "Минзәлә"-"Мензеля" газетасы редакциясе бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев