Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Минзәлә-информ" журналистлары Медиа Сабантуйда катнаштылар

Татарстанда "ТАТМЕДИА" АҖ юбилее уңаеннан журналистлар сабантуе узды

Татарстанда "ТАТМЕДИА" АҖ юбилее уңаеннан журналистлар сабантуе узды
(Илшат Вагыйзов,"Минзәлә-информ")
"Минзәлә-информ" делегациясе Татарстан Республикасының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә узган беренче журналистлар Сабантуенда катнашты.
Чара "ТАТМЕДИА" АҖнең 15 еллыгына багышланган иде һәм барлык филиал-журнал һәм газеталар редакцияләре делегацияләрен җыйды.
Журналистларга котлау сүзләре белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков мөрәҗәгать итте.
Кунакчыл Саба җирендә  бөтен республикадан җыелган журналистларны Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов һәм район имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов сәламләделәр.
Тантана  республиканың алдынгы журналистларын бүләкләү белән башланып китте. Бүләкләнүчеләр арасында "Минзәлә-информ"вәкилләре дә бар иде. Җаваплы сәркатип Илшат Вагыйзов "Татмедиа" Республика агентлыгы грамотасы, ә smm-белгеч Дифиза Нуриева "ТАТМЕДИА"АҖ грамотасы белән бүләкләнде.
Чын сабантуй кебек, чара кызыклы һәм күңелле спорт уеннарыннан башка узмады.
Безнең баш мөхәрриребез, филиал җитәкчесе Илдус Шаһиев таяк тартышу буенча 3 нче урын иясе буларак, җиңүчеләр пьедесталына менде. Ә Дифиза Нуриева һәм тарату буенча менеджер Кадрия Мәрдәнова Сабантуйның төрле уеннарында бик күп бүләкләр оттылар. 
Веб-мөхәррир Марат Хәмидуллин көн дәвамында "Минзәлә-информ" филиалы социаль челтәрләрендә видео һәм фототрансляция алып барды
Безнең белешмә
«ТАТМЕДИА» АҖ 2007 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән оештырыла. Хәзерге вакытта бу Татарстан Республикасында иң эре региональ медиакомпания.
«ТАТМЕДИА» АҖ составына 65 филиал керә. Бу-республика, шәһәр һәм район басма ММЧ редакцияләре, телерадиокомпанияләр, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, шулай ук Идел буенда иң зур «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы.
"ТАТМЕДИА" АҖ интернет-массакүләм мәгълүмат чаралар  "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, шулай ук  шәһәр, район, республика массакүләм мәгълүмат чараларының 78 сайты белән тәкъдим ителгән.
Холдингның иң эре телеграм-каналы «Татмедиа». Аңа 26,1 меңнән артык кеше язылган.   Медиакомпаниянең Telegram- каналларына барлыгы 150 меңнән артык кеше язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев