Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә интернат-мәктәбе спонсор биргән тракторны хуҗалык эшләрендә куллана

Спонсор әле сыерлар да бүләк итте.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

“Август-Агро” идарәче компаниясе Минзәлә интернат-мәктәбенә бушлай трактор бүләк итте. Бу хакта Минзәлә интернат-мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Мәхмүтова хәбәр итте.

- Узган ел интернат-мәктәптә “Ак Барс Созидание” хәйриячелек фонды ярдәмендә Президент гранты буенча сыр ясау буенча мини-цех ачылды, анда ятим балаларны, биредә ата-ана каравыннан мәхрүм калган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны профильле укыту башкарыла. Хуҗалык эшләрен башкарыр өчен дә, малларга азык-төлек әзерләү өчен дә безгә трактор кирәк иде. Әлеге мәсьәлә буенча без хат белән “Август-Агро” компания җитәкчелегенә чыктык, һәм алар безнең үтенечне кире какмадылар, "МТЗ-82" тракторы бирделәр, - диде Светлана Мәхмүтова.

“Август” компаниясе 5 сыер да бүләк иткән. Алар мәктәп лагерендә урнашкан комплекста асрала, балалар анда мал карарга өйрәнәләр. Мал азыгын да үзләре әзерли икән. Роторлы чапкычлары да бар. Алга таба планнары – сыр ясау осталары, мал караучылар әзерләү буенча профильле укыту оештыру, боларга өстәп балаларны бакчачы һөнәренә өйрәтергә дә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев