Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә интернат-мәктәбендә балалар өчен сыр ясау цехы ачылды

Хәйриячеләр ярдәме белән уку йортында укучыларны социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән программалар тормышка ашырыла.

(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)

Минзәлә интернат-мәктәбендә яңа уку елын ачу тантанасы бүләкләргә бай булды. Биредә «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды ярдәме белән Россиядә аналогы булмаган балалар өчен сыр ясау проекты эшли башлады.

- Проектның максаты-махсус интернат-учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләргә үзләрен һөнәрләрендә тормышка ашыру мөмкинлеге бирү, ә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бу әле уңышлы социальләшү нигезе дә, - дип сөйләде хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева.

Әлегә биредә ике сортлы сыр – «Адыгейский» һәм «Рикотта» җитештереләчәк. Соңрак балалар каты сыр рецептларын да үзләштерәчәкләр. Балалар сентябрь аенда Казан Агросәнәгать паркында һәм традицион республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм мәктәп, техникум һәм училище укучылары халык-сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре ярминкәсендә үз продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр дип көтелә.

- Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә юнәлтелгән әлеге проект башка уку йортлары, шулай ук яңа яшьләр үзәге өчен дә үрнәк булып тора, - дип билгеләп үтте сыр цехын ачуда катнашкан Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм Әлфия Вәлиевага рәхмәт хаты тапшырды.

Үз чиратында Әлфия Вәлиева Хәйрия фонды исеменнән сыр цехын төзүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен җирле хәйриячеләр – интернат-мәктәбенең күптәнге партнерлары Гиоргий Куприяновны, Егор Юдинны һәм Радик Гайсинны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Проект Россия Президенты, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт, Минзәлә районы администрациясе һәм җирле агробизнес ярдәме белән тормышка ашырыла.

безнең өстәмә

Хәйрия фондыннан бүләк сыр цехы белән генә чикләнмәде: Әлфия Вәлиева Минзәлә интернат-мәктәбенә тагын 4 компьютер бүләк итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев