Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә картлар һәм инвалидлар-интернат йортында тәрбияләнүчеләрне Җиңү көне белән котладылар

Бүгенге көндә биредә өч тыл ветераны яши.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Соңгы елларда 9 май бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йортлары янына барып, район мәдәният йорты хезмәткәрләреннән оешкан агитбригаданың концерт куюы, бүләкләр тапшыру матур бер традициягә әйләнде. Быел да, Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Минзәлә шәһәрендә яшәүче ветераннар игътибарына патриотик рухтагы җырлар башкарылды.

Район мәдәният йорты яныннан кузгалган Ватан-ана композициясе ясалган (авыл хуҗалыгы техникумы), агитбригада артистлары утырган КамАз автомобильләре, АТПның ретро автомобильләре колоннасы картлар һәм инвалидлар йорт интернатына барып өлкәннәр игътибарына концерт күрсәтте.

Реклама

Биредә өч тыл ветераны яши. Аларга тантаналы шартларда Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Айдар Салаховның котлау открыткалары тапшырылды.

Район башкарма комитетының социальмәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева:

–Хөрмәтле өлкәннәр, тыл ветераннары! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм. Һәркемгә ныклы  сәламәтлек, имин һәм тыныч көннәр телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев