Реклама
Көн темасы
Минзәлә күгендә иң җиңел авиация спорты буенча Россия чемпионаты дәвам итә
Чемпионат тәмамлангач, Кубок ярышлары башланачак.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәләдә иң җиңел авиация спорты буенча Россия Чемпионаты һәм кубок ярышлары башланып китү турында хәбәр иткән идек инде.
Ярышларның баш судьясы Виктор Планин:
- Чемпионатта Мәскәү, Владимир, Псков, Тула өлкәләре, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Пермь крае кебек төбәкләрдән танылган спортчылар катнаша. Кичә катнашучылар "100 минут"күнегүен башкардылар. Ягъни бу вакыт эчендә маршрутның борылыш пунктлары санын максималь дәрәҗәдә җыярга кирәк иде. Бүгенге күнегүләр «парение» дип атала, аның кысаларында оча торган аппаратлар күтәрелеп килүче һава агымнарында хәтта мотор кулланмыйча да биеклекне җыярга тиеш.
Татарстаннан әлеге ярышта “Свободное небо” дельтаклубы вәкилләре катнаша. Әлеге дельтаклубның рәисе Рамил Гаязов – тумышы белән Минзәлә районы Мияш авылыннан, хәзерге көндә Яр Чаллыда яши. Ул “Аэропракт А-22” очкычы белән катнаша, штурманы – Денис Глазков. Тагын бер экипаж - Сергей Родыгин һәм Марат Гулов дельталёт белән катнашалар.
Әлегә биредә Чемпионат кысаларында ярышлар бара, алар тәмамлангач Кубок ярышлары башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев