Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә хуҗалыклары печән әзерләргә керешә

Бүген районда үлән чабуда, печән,сенаж әзерләүдә катнашачак техниканың әзерлеген тикшерү үтте

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") 

Аның беренче өлеше Заиковский хуҗалыгында башланып, семинар формасында барды. Аның эшендә район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты. Айдар Фаслах улы хуҗалык җитәкчеләренә, фермерларга хезмәткә түләүне арттыру, эшне уңай экономик күрсәткечләргә ирешү өчен омтылып алып бару хакында сүз алып барса, министр урынбасары технология хакында кабат искә төшерде.Җитәкчеләр ,үлән үсешенең бутонизация вакытын кулдан ычкындырмыйча, бүген иртәгә печән, сенаж әзерләүгә керешүне бурыч итеп куйдылар.Быелгы табигать шартлары былтыргы шикелле бик югары уңышка булган өметләрне шактый киметә.Шуңа күпъеллык үләннәрдән икенче кат уңыш алу өчен , беренче чабуны тиз арада төгәлләп, басуларны тукландырырга һәм тырмалау үткәрергә кирәк.Продуктлы яңгырлар булганда, үләннәр икенче чабуга да үсәчәк.
Калморза хуҗалыгында быелгы проблемалар хакында, хуҗалык җитәксесе Алмаз Шәрипов, инде бүген үк көтүлекләрдә үләннең коруын искәртте.Әлегә былтыргы запаслар коткара.Шуңа биредә тугайлыклардагы табигый үләннәрдән дә терлек азыгы әзерләүгә зур иътибар бирәчәкләр.Калморза басуларын караганда Илдус Габдрахманов, белгечләр белән чәчүнең барлык технологияләрне үтәп башкарылуы һәм үсемлекләрне тукландырылуы- игеннәрнең якын арада вәгъдә ителгән яңгырлар да яуса, шактый уңыш бирерлек үсешен үз күзләре белән күрделәр.
Җитәкчеләр хуҗалыкларда механизаторлар белән аралашканда, заман чиреннән сакланып, югары җитештерүчән хезмәт теләделәр.

Бүгенге көннең кайбер видеофрагментлары белән безнең Мензеля.ру сайтында һәм Инстаграм битләрендә карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев