Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә китапханәләренең дуслары

Узып баручы елга йомгак ясаганда, Минзәлә районы авылара үзәкләштерелгән китапханәсенә ярдәм кулы сузган, изге гамәл башкарган дусларын барлыйлар.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә район  авылара үзәкләштерелгән китапханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, андый мәрхәмәтле кешеләр аларга 2020 елда да зур ярдәм күрсәткән.

Резедә Ягъфәрова, район  авылара үзәкләштерелгән китапханәсе директоры:

–Үзенең изге гамәлләре, яхшы эшләре белән райондашларыбызга яхшы таныш булган  «Благодарение» фонды инде менә берничә ел рәттән Тупач авылы китапханәсен “Минзәлә” газетасына һәм  “Мәйдан” журналына  яздыра. Әлеге фонд  быел да Тупач авылы китапханәсендә һәрдаим үткәрелеп торучы мәдәни чараларга 5000 сум күләмендә финанс ярдәме  дә күрсәтте. Мәскәү каласында яшәүче якташыбыз, “Мәскәү татарлары штабы” җитәкчесе Рөстәм Җамалиев Минзәлә үзәк китапханәсе фондына барлыгы  15 000 сумга халык арасында бик популяр булган авторларның  төрле исемдәге татар әдәби китапларын бүләк итте. Берничә ел дәвамында  китапханәгә спонсорлык ярдәме күрсәтеп килүче укучыбыз Алмаз Зарипов вакытлы матбугатка яздыру өчен быел да Дәвек авылы китапханәсенә 2200 сум күләмендә, Бикбау авылыннан Лилия Закирова үз авылы китапханәсенә 1000 сумлык  ярдәм күрсәттеләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев