Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә командасы алтын урталыкта

Узган атна ахырында Биектауда "Ватаным Татарстан" газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә шәхси команда беренчелегенә 55 нче көрәш турниры үтте. Биредә республикадан 49 командадан 499 көрәшче көч сынашты. Әлеге турнирда районыбыз данын Ришат Гайнетдинов, Рөстәм Хамидуллин, Илназ Хисматуллин, Ленар Загриев, Рифат Хамидуллин, Александр Пермяков, Айнур Зыятдинов, Алмаз Нәбиуллин якладылар. Безнең район...

Узган атна ахырында Биектауда "Ватаным Татарстан" газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә шәхси команда беренчелегенә 55 нче көрәш турниры үтте.

Биредә республикадан 49 командадан 499 көрәшче көч сынашты. Әлеге турнирда районыбыз данын Ришат Гайнетдинов, Рөстәм Хамидуллин, Илназ Хисматуллин, Ленар Загриев, Рифат Хамидуллин, Александр Пермяков, Айнур Зыятдинов, Алмаз Нәбиуллин якладылар.

Безнең район командасыннан Ришат Гайнетдинов 100 килолы көрәшчеләр арасында икенче урынны яулады. Команда беренчелегендә безнең район командасы урталыкта, 26 нчы урын белән канәгатьләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев