Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә кызлары халыкара православие конкурсы финалына үтте

Казан епархиясе «Красота Божьего мира» балалар иҗаты конкурсының төбәк этабы нәтиҗәләрен игълан итте.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов «Минзәлә-информ»)

Никольский кафедраль соборы каршындагы якшәмбе мәктәбе укучылары Полина Тюкина һәм Силина Гимаева «Красота Божьего мира» Халыкара балалар иҗаты конкурсының төбәк этабы призерлары булдылар.

Светлана Ковалева, «Ника» якшәмбе мәктәбе укытучысы:

- Полина Тюкина һәм Силина Гыймаева якшәмбе мәктәбендә инде 3 ел укый. Без моңа кадәр дә төрле конкурсларда катнаштык, ә быел безнең тәрбияләнүчеләрнең берьюлы ике эше республика буенча иң яхшыларның берсе дип танылды. Полина Тюкина (аңа 15 яшь) «Время разметати камение, и время собирати камение» рәсеме белән - 2 урын, ә Силина Гыймаева (12 яшь) - «Рождение дня» - 3 урын яулады.

Региональ этапта барлыгы 101 катнашучының эшләре каралды, финалга 17 катнашучы чыкты. Хәзер финалистларның эшләре Мәскәүдә узган конкурсның йомгаклау этабында катнашачак. Алар 2021 елның гыйнвар ахырында булачак XXIX Халыкара Раштуа укуларында катнашучылар һәм кунакларга тәкъдим ителәчәк.

Әлеге 17 яшькәчә балалар арасындагы конкурс ел саен үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев