Минзәлә кызлары туган якларын Россия күләмендә күрсәттеләр
Минзәләдә үткән "PROмысел" милли мәдәният фестивален үткәрү идеясен тормышка ашыручылар – Минзәлә кызлары Анна Ащеулова һәм Юлия Габдрахманова.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Быел Яшьләр көнен Минзәлә шәһәрендә беренче тапкыр милли мәдәният "PROмысел" фестивале белән бәйләп үткәрделәр. Әлеге бәйрәм Минзәлә тарихының символы булган Екатерина күпере янындагы яр буенда үтте. 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы. Әлеге форум да шушы кысаларда үткәрелде. Оештыручылар – PR-белгеч, event-менеджер Анна Ащеулова, керәшен "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле артисты, хореограф-куючы Юлия Габдрахманова, район башкарма комитеты, мәдәният, яшьләр һәм спорт бүлеге, бер яктан, район халкында, бигрәк тә яшьләрдә, милли мәдәниятләргә кызыксыну уятуны, икенче яктан – шәһәрне туристлык объекты буларак үстерүне максат итеп куйганнар. Алар бүгенге көндә халык мәдәниятенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтергә тырыштылар.
PROмысел - ул яшь иҗатчылар, студентлар һәм халык профиле белгечләре җиткерергә теләгән фикер. "PROмысел" фестивале – ул халык мәдәниятен алга этәрү, этник музыканы, декоратив-гамәли эшләнмәләрне һәм сувенирларны популярлаштыру мәйданчыгы. Минзәлә кызлары оештырган фестивальдә нәкъ шулай булды да: халыкның гореф-гадәтләре, мәдәнияте гәүдәләндерелде, иҗади казанышлар, төрле коллективлар, төрле жанрдагы һәм стильдәге фольклорчылар бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашты.
Яр буендагы бөтен мәйданчык тематик зоналарга бүленгән һәм төп урын халык иҗаты белән шөгыльләнүчеләргә, автор эшләнмәләре, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнүчеләргә дә бирелгән иде. Һөнәр ул – яраткан эш. Фестивальдә катнашучылар да үз эшләрен яраталар, халык сәнгате өчен янып яшиләр. Алар арасында Казаннан, Алабугадан, Түбән Камадан, Чаллыдан, тирә-як районнардан килүчеләр дә бар иде. Алар арасында үзебезнең Минзәләдән дә бихисап кул эшләре осталары катнашты әлеге фестивальдә. Кызыксынган һәркемгә алар үзләренең кул эшләнмәләре, осталыклары, иҗат эшләре турында сөйләде.
Фестиваль Яшьләр көненә дә туры китерелгән. Оштыручыларның максаты – яшьләрнең осталыкларын, иҗади мөмкинлекләрен таныту гына түгел, ә яшьләргә булышу да. Шуны күздә тотып вакансияләр ярминкәсе дә оештырылган иде. Теләгән кешеләргә биредә мәдәният учреждениеләренә, ресурс үзәкләренә эшкә урнашуда ярдәм итү максатыннан, потенциаль эш бирүчеләр белән әңгәмә куертырга да мөмкинлек тудырылган иде. Район мәшгульлек үзәге вәкилләре әйтүенчә, районда төрле оешмаларда бүгенге көндә 115 вакансияле урын бар.
Фестивальдә Эш эзләүче чыгарылыш сыйныф укучылары һәм студентлар өчен потенциаль вакансияләр базасына керү мөмкинлеге булуы да форумның әһәмиятле ягын ачып салды..
Гомумән алганда, фестиваль – ул халык бәйрәме! Бу – чын-чынлап идеяләр туа торган мохит."PROмысел" фестивале - яшьләр өчен үткәрелгән булса да, катнашучылар арасында төрле буын вәкилләре бар иде. Биредә традицион рәвештә тарихи һәм инновацион яктан яңа проектлар барлыкка килә дип икеләнүләрсез әйтеп була.
Район башлыгы Айдар Салахов фестиваль кунаклары – РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев,Татарстан халыклар ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Гали Хасанов төрле төбәкләрдән килгән кул эшләнмәләре, иҗат эшләре осталарының күргәзмәләре белән таныштылар, мастер-класслар карадылар, аннары фестивальдә катнашучыларны һәм яшьләрне Яшьләр көне белән тәбрикләделәр.
Фестиваль фольклор ансамбльләр, традицион коллективлар һәм фолк-төркемнәр концерты белән үрелеп барды һәм DJ Romka Steech Яшьләр этно-дискотекасы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев