Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә кызы рус теленнән 98 балл җыйды

Минзәлә укучылары БДИ дан барлык имтиханнарны да уңышлы тапшырдылар.

(Минзәлә, Илдус Шаһиев,"Минзәлә-информ")
Беренчел мәгълүматлардан күренгәнчә, беренче мәктәп укучысы рус теленнән 98 балл җыйды. Тиздән безнең хәбәрчебез әлеге кыз белән әңгәмә оештырачак. Мондый киеренке чорда без укучыларга комачауламас өчен имтиханнар үткән өченче мәктәпкә бармадык. Әмма район мәгариф бүлеге начальнигы Леонид Петраев ярдәме белән яңалыкларны биреп бардык.
Леонид Петраев:
-Район укучылары математикадан профиль дәрәҗәне-59 укучы, рус телен барысы да-81 (мәктәпне тәмамлаучы сигез баланың БДИ бирмәүләрен хәбәр иткән идек) бала имтихан бирде. Физика-35,җәмгыять белеме һәм химия-19, биология-16, информатика-9, литература-3, география, тарих, инглиз теле-икешәр, немец телен бер укучы бирде.Кайсы укучының нинди уку йортына төгәл керүе көзен билгеле булачак.Иң югары уртача балл литературадан-82,иң түбәне физика-58,09.
Баларның теге яки бу фәнне имтихан өчен сайлаулары аша кайсы һөнәрне сайлаганнарын чамаларга була ,билгеле.Күпләре документларын онлайн тапшырдылар. Аларга уңышлар телик..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев