Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Минзәлә – җәлеп итү үзәге” шахмат турниры башланды

Беренче - “ТАТМЕДИА – МИНЗӘЛӘ” сериясенең беренче уенында Калмыкия шахматисты җиңде

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) “ТАТМЕДИА” АҖ “Минзәлә-информ” филиалы һәм “Минзәлә – шахмат территориясе” шахмат клубы башлап җибәргән “Минзәлә – җәлеп итү үзәге” шахмат марафонының беренче уеннары үткәрелде.

Әлеге марафон онлайн-форматта үткәрелә, 3 сериядан тора һәм 2021 елның гыйнварыннан маена кадәр уздырыла.

Ике атнага бер сишәмбе көннәрендә үткәрелүче “ТАТМЕДИА – МИНЗӘЛӘ” сериясенең (анда Россиянең кайсы регионыннан, ничә яшьтә булуына һәм җенесенә карамыйча, һәр теләгән шахматчы катнаша ала) беренче уеннары 12 гыйнвар көнне узды. Барлыгы 74 шахматчы катнашып, беренче урынны Калмыкия шәһәренең Элиста шәһәреннән Санал Пахомкин (2011 елгы) яулады.2 урында Шәйхеәгъзам Мөбәрәкшин (Алабуга, 1951 елгы), 3 урында – Данияр Латыпов (Актаныш, 2008 елгы). Минзәлә шахматчыларыннан иң яхшы күрсәткеч – педагогик көллият директоры Ренат Ибраһимовныкы (14 урын). Киләсе уен – 26 гыйнварда.

15 гыйнварда – “ШАХМАТЧЫ БАЛАЛАР” этабы башлана, ул ике атнага бер җомга көннәрендә үткәрелә, анда Татарстан белем бирү учреждениеларында белем алучы 14 яшь һәм кечерәк балалар катнаша ала.

Тагын бер этап – “ВЕТЕРАННАР – АЛГА”. Ул ике атнага бер чәршәмбе көннәрендә үткәреләчәк. Анда Татарстанда яшәүче 60 яшь һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар, 55 һәм аннан да өлкәнрәк хатын-кызлар катнаша.

акцент

Әлеге уеннарда канашуның төп шарты - “ТАТМЕДИА – Минзәлә” өчен Lichess.org платформасының   “Мензелинск-Онлайн”, “Шахматчы балалар” – “Школьники Татарстана”, “Ветераннар – алга” – “Ветераны-Татарстана” клубларында теркәлү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X