Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә мәчетендә балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен татар теле дәресе үткәрделәр

Биредә 1 октябрьдән татар теле курслары алып барыла

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә мәчетендә экскурсия кысаларында 4 санлы балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен татар теле буенча күрсәтмә дәрес үткәрделәр.

Башта район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков экскурсиягә килүчеләрне (алар арасында балалар бакчасы хезмәткәрләреннән тыш, мәчеттә алып барылучы татар теле курсына йөрүчеләр дә бар иде) мәчет тарихы, ислам дине нигезләре белән таныштырды.

Икенде намазыннан соң татар теле курсларын алып баручы Гөлия Нуруллина (ул үзе дә 4 санлы балалар бакчасында методист булып эшли) коллегалары өчен күрсәтмә дәрес үткәрде.

Курслар башланганнан бирле бер генә тапкыр да килми калмаган, милләте белән рус Лидия Александровнаның ничек саф итеп татарча сөйләшергә өйрәнүе барысын да таң калдырды.

Экскурсиягә килүчеләр өчен чәй табыны да әзерләнгән иде, шулай ук истәлеккә татар теленә уку әсбаплары да бүләк итеп бирделәр.

Хатын-кызлар мәчеткә экскурсиядән бик канәгать калдылар.

Гөлия Нуруллина:

- Мин мәчеттә татар теле курсларын узган елның 1 нче октябреннән бирле алып барам. Дәресләрне атнасына ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәре үткәрәбез. Курсларга мәктәп яшендәге балалар да, олыраклар да бик теләп йөриләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев