Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә мәчетендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары бара

Барлыгы 30 га якын бала әхлак-тәрбия һәм дин дәресләре ала.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә мәчетендә 1-10 август көннәрендә балалар өчен рухи сәламәтләндерү курслары алып барыла. Имам-мөхтәсиб Рәмзил хәзрәт Садыйков хәбәр иткәнчә, барлыгы әлеге курсларга 5 яшьтән алып 13 яшькә кадәр 17 малай һәм 12 кыз йөри.

- Дини белем бирү, әхлактәрбиягә өйрәтү белән беррәттән балалар өчен төрле уеннар, шәһәребезнең истәлекле урыннары буенча экскурсияләр үткәрәбез. Курсларга бик теләп йөриләр, Минзәләдән башка әле Дәвек, Тулбай авылыннан килүче, Яр Чаллыдан кунакка кайткан балалар да бар, - дип билгеләп үтте Рәмзил хәзрәт.

Дәресләрне Рәмзил хәзрәт үзе шулай ук районда мөслимәләр бүлеге җитәкчесе Роза Фәхертдинова һәм Дәвек авылыннан, бүгенге көндә Яр Чаллы педагогика университетының 4 курсында укучы Чулпан Закирова алып баралар.

“Курслар бушлай,  Исламия һәм Наилә апалары үзләре пешергән тәм-томнар, боткалар, пицца һәм тортлар белән сыйлыйлар, шулай ук шәһәребезнең “Муса” кибете даими рәвештә күчтәнәчләр өләшә”, - ди Рәмзил хәзрәт. Әле бүген район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин балаларга туңдырмалар да өләште.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев