Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә мәчетендә быелгы уразаның беренче ифтары үткәрелде

Мөселманнар ел буе көтеп алган Рамазан аеның беренче көне тәмам

Минзәләдә ике гаилә тарафыннан үткәрелгән ифтар мәҗлесенә дистәләгән мөэмин-мөселман җыелды.

Ураза шарты буенча ахшам намазына азан әйтелеп, авыз ачкач һәм намаз укылгач, мөселманнар мул табын артына үтеп, ифтар мәҗлесен үткәрделәр.

Озын көн буена ураза тотучылар өстәлдәге нигъмәтләр белән сыйлангач, район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков әлеге мәҗлесне үткәрүчеләргә рәхмәтен белдерде, Коръән-Кәримнән аятьләр укыды.

Ифтар мәҗлесен оештыручыларның берсе Хәлил Абударов (икенчесе - чыгышы белән районыбыздан булган Фәнис әфәнде):

- Мөмкинлегебез булганда, хәлебездән килгәндә шушындый мәҗлес үткәрмичә калалмыйбыз. Бу бит бик саваплы эш. Аллаһ Тәгалә кабуллардан кылсын, дип билгеләп үтте.

Мәҗлестән соң мөселманнар ястү, тәравих укырга юнәлделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев