Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча мәҗлес үткәрелде

Корьәнне укуда матур мәккам белән, тәҗвид кагыйдәләрен кулланып, укыган сурәләрнең, аятьләрнең тәфсирлэрен белүгә басым ясалды

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Минзәлә мәчетендә "Корьән алдым кулыма" дигән мәҗлес үткәрелде.

Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков мәҗлесне вәгазь белән ачып җибәрде, катнашучыларны сәламләде.

Роза Фәхертдинова, Минзәлә районы мөслимәләр берлеге бүлекчәсе җитәкчесе:

- Бик күңелле булды. 35 хатын килде. Шуларның 20се катнашты. 9 шәкерт Минзәләдән, 11 шәкерт авыллардан - Гөлек, Югары Тәкермән, Бикбау, Хуҗәмәт, Тупач, Урыс, Мәлкән, Бахчасарай.
Ш
әкертләрнең чыгышларын остабикәләр - Зәнфирә апа, Югары Тәкермәннән Тәнзилә ханым, Бикбаудан Нурия абыстай, Гөлектән Дания ханым бәялэп тордылар.
Минз
әлә шәкертләре арасында Роза остабикә Фахретдинова шәкертләре - 2нче мәктәп укучысы Габдрахманова Альбина, Резеда Мухаммадиева, Эльвира Вагизова, Дилбәр Шәрипова, Дилә Габдрахманова, Гатина Илсияне аерып билгеләделәр. Авыллардан остабикәләр Дания Гайнетдинова, Нурия Нигматуллина, Тәнзилә Шәмсетдинова, Зөләйхә Гыйләжева, Мәүлидә Билалова Корьән укыдылар, шәкертләр Әлфия Шафикова, Вәсилә Искәндәрова, Сиринә Ибраһимова, Асия Ямалутдинова, Гәмбәрия Мусина, Нәфисә Муратова дәвам иттеләр.
Катнашучыларга Минзәлә мәчете исеменнән бүләкләр бирелде, мәҗлес өстәл артында, чәй табынында дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев