Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә мәчетендә Ураза гаете укылды

Бәйрәм хөтбәсендә исламның чисталык, пакълек дине икәненә басым ясалды.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Иртәдән үк Минзәлә мөселманнары Ураза гаетен билгеләп үтәргә дип шәһәр мәчетенә җыелдылар.

Быелгы бәйрәм хөтбәсендә Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков ислам диненең чисталык, пакълек дине булуына басым ясады:

- Мөселман кешесенең беренче чиратта күңеле, рухы пакъ булырга тиеш. Шул ук яшәгән тирәлегебез, мәчетләребез, зиратларыбыз чисталыгына да игътибарыбыз зур булырга тиеш, - дип билгеләп үтте.

Гает бәйрәме уңаеннан котлау сүзләре белән район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев мөрәҗәгать итте, алга таба да яшәгән җирлегебез өчен файдалы хезмәт башкарып, дус-тату яшәүне дәвам итүнең мөһимлеген искәртте.

Шулай ук Рәмзил хәзрәт мәчеткә йөрүче яшь егетләрне билгеләп үтеп, аларга ислам дине нигезләренә өйрәтүче китаплар өләште.  Ә гимназиядә укучы Айнар Халиуллин, елдагыча традицияне дәвам итеп, “Әлвидаг” укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев