Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә медикларына саклану комплектлары бүләк ителде

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның ярдәмчесе Надежда Абдрахманова бүген Минзәлә медикларына 10 комплекттан торган 10 данә саклану халатлары тапшырды.

(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") Халатларны алганда Минзәлә районы хастаханәсенең баш табибы Наил Мөбәрәкшин:

- Әлфия Гомәровнага бу бүләге өчен бик зур рәхмәт. Без якташларыбызның сәламәтлеге сагында уяу торабыз. Әлеге халатлар безгә үзебезгә булган ышанычны тагын да арттыра. Алла теләсә, минзәләлеләр өйдә генә утырса, безгә бу халатларның кирәге дә булмас әле, диде.

Бүгенге көндә вирус белән булган хәл районда тыныч. Минзәлә табиблары читтән кайткан 9 кешенең сәламәтлеген өйдә карантин хәлендә күзәтеп торалар. Ашыгыч ярдәм экипажлары һәр мөрәҗәгать белән оператив чыгып, тиешле медицина ярдәме күрсәтеп торалар.

Шул ук шушындый үк бүләк Актаныш үзәк хастаханәсенә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев