Минзәлә милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре ТНВ каналына кунакка бардылар
Мәдәният хезмәткәрләре район территориясендә яшәүче милләтләрнең традицияләрен күрсәттеләр.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә районы милли-мәдәни берләшмәләре ТНВ каналының популяр “Кәмит Җәвит “ тапшыруын төшерүдә катнаштылар.
Гөлчәчәк Габдрахманова, Район мәдәният сарае директоры:
- “Кәмит Җәвит” тапшыруын төшерүдә районыбызның 3 милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Рузил Миңнеханов катнашты. Татарлар милли-мәдәни берләшмәсен Тауасты Байлар авылыннан “Нур” халык театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева, Түбән Тәкермән авыл клубы мөдире Гөлназ Гәрәева, Исәнгол авыл клубы мөдире Азия Вәгыйзова, район мәдәният сараеның әйдәп баручы методисты Фиразия Сафиуллина, керәшен милли-мәдәни берләшмәсен Түбән Юшады авыл клубы мөдире Наталья Чепкасова һәм аның тормыш иптәше, районыбызның данлыклы баянчысы Асаф Шигапов, мари милли-мәдәни берләшмәсен Калтак авыл клубы мөдире Ильмира Асманова һәм Владимир Абдулгараев тәкъдим иттеләр. Делегациябез яраткан тапшыруыбыз съемкаларында районыбыз территориясендә дус-тату, туганнарча яшәүче халыкларның милли-традицияләре, мәдәнияте белән таныштырдылар. Тапшыру эфирга 1 май бәйрәмнәре тирәсендә чыгар дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев