Минзәлә мөхтәсибәте дә “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Диктантны җомга намазыннан соң яздылар
(Илшат Вагыйзов, Минзәлә-информ”)
Минзәлә мәчетендә “Татар диктантын” рәсми вакыттан (сәгать 11.00) бераз соңрак – җомга намазыннан соң яздылар.
- Туган телебезне кадерен белү – һәркайсыбызның бурычы, быел шулай ук диктант язуга районыбызның барлык авыл мәчетләре дә кушылды. Әлеге акция туган телебезгә генә түгел, безнең белән бергә яшәүче башка халыкларның телләренә карата да ихтирам, халкыбызның рухи мирасына кызыксыну уятуга юнәлдерелгән, - диде Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев