Минзәлә мөхтәсибәте велойөреш үткәрде
Акция "Экстремизмга-юк" шигаре астында узды
(Илшат Вагыйзов,"Минзәлә-информ")
Минзәлә шәһәрендә 15кә якын дин тотучы район мөхтәсибәте оештырган велойөрештә катнашты.
Рәмзил хәзрәт Садыйков, район имам-мөхтәсибе:
- «Экстремизмга-юк!» шигаре астында узган әлеге чара мөселманнарның спорт белән шөгыльләнү тыныч яшәү рәвеше тарафдарлары булулары һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата ихтирам белән карауларын күрсәтү максатыннан үткәрелде.
Велойөрештә катнашучылар мәчеттән старт алдылар һәм шәһәр аша уздылар, Минзәлә елгасы ярына кадәр барып җиттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев