Минзәлә мәктәп-интернаты коронавируска каршы эзлекле эш алып бара
ТР коронавируска каршы көрәш оперштабы социаль ярдәм күрсәтү учреждениеларын махсус контроль астына алды.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Коронавируска бәйле килеп туган вәзгыятькә бәйле социаль ярдәм күрсәтү учреждениеларын, шул исәптән Минзәлә мәктәп интернатын да дезинфекцияләү буенча эзлекле эш алып баруга этәрде.
- Эш штат режимында алып барыла, укытучылар һәм тәрбиячеләр вакытында килеп, гадәти график буенча эшлиләр. Әлбәттә, коронавирус чире таралмасын өчен барлык саклану эшләре алып барыла, мәктәп-интернат территориясен дезинфекцияләп торабыз, -дип билгеләп үтте Минзәлә мәктәп интернаты директоры Нурһади Гыйльфанов. - Шулай ук даими рәвештә хезмәткәрләрнең һәм тәрбияләнүчеләрнең температурасы тикшерелә.
Шулай ук 65 яшьтән зуррак 4 тәрбияче хөкүмәт карары нигезендә үзизоляциягә җибәрелгән. Биредә үз укучылары өчен медицина битлекләре дә тегәләр.
Безнең өстәмә
ТР Премьер-министры урынбасары Ләйла Фазлыева республиканың коронавируска каршы көрәш оперштабына социаль ярдәм күрсәтү учреждениеларын контроль астына алу бурычы куйды, дип хәбәр итә “Татар-информ”. Аның сүзләренчә интернатлар, картлар йортлары, приютлар, махсус уку йортлары Covid-19 таралу үзәкләре булырга тиеш түгелләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев