Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә мәктәпләрендә укучылар ашаган ризыкларыннан бик канәгать

Минзәлә районында эшлекле визит белән булганда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев шәһәр мәктәпләрендә балаларны тукландыру торышы белән танышты.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Мәктәпләрдә булганда район башлыгы Айдар Салахов ашханәләрдә ашап утырган балалардан ризыкларның сыйфаты хакында кызыксынды.
– Бик тәмле, – диеп җавап бирде балалар. Чынлап та аш тәлинкәләрендә ризык калдыклары күрмәдек без.Чөнки меню төрлелеге һәр баланы кызыктырырлык. Өченче мәктәп директоры Оксана Гөбәйдуллина кунакларга балаларның хәтта кайбер ризыкларның рецептларын сорауларын да әйтте.
Мәктәп директорлары район башлыгы һәм Татарстан депутаты килүдән файдаланып, балалар туклануы белән бәйле проблемаларын да җиткерделәр. Шәһәрнең икенче һәм өченче урта мәктәпләре ремонт вакытында ашханә өчен шактый җиһазларны яңарттылар. Әмма баларның ризыгын сыйфатлы итеп пешерүгә таләпләр арту белән бәйле төстә, яңа төрле җиһазлар таләп ителә. Айдар Салахов һәм Азат Кыям улы мәктәпләрдә туклану режимы белән канәгать калдылар. Ризыкларның сыйфатын контрольдә тоту өчен ата-аналарны ешрак мәктәпкә чакырып, меню белән таныштыру, авыз иттерүне онытмаска киңәш бирделәр
Мәктәпләрдә ризык әзерләү һәм балаларны тукландыру хакимият тарафыннан ныклы контрольдә икәнен күрсәтү өчен тагын бер факт: бүген Азат Хамаев белән Айдар Салахов янында мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев кына түгел, район Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова һәм район башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Нэля Бикеева да булды. Алар һәр сорауга компетентлы җавап бирүләре белән, тема эчендә тирәнтен кайнауларын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев