Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә мөселманнары Ак мәчеттә кунакта булдылар

Экскурсияне Минзәлә районы мөхтәсибәте оештырды

 

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Минзәлә мәчетенә йөрүче мөселманнар, күбесенчә биредә белем алучы шәкертләр Яр Чаллы шәһәренең Ак мәчет мәдрәсәсенә экскурсиягә бардылар. 
Аларны имам-мөхтәсиб Рәмзил хәзрәт Садыйков, мөселман хатын-кызлар берлегегең райондагы бүлеге җитәкчесе, мөгаллимә Роза Фәхертдинова озата барды.
Ак мәчет мәдрәсәсендә Габдрахман хәзрәт Мозаффаров Минзәлә делегациясен шәкертләрнең биредә уку һәм яшәү шартлары, шулай ук мәдрәсә музее белән таныштырды. Кунаклар мәдрәсә спортзалында да булдылар.
Ак мәчет мәдрәсәсе ректоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев та үз чыгышында дини белемнең никадәр мөһимлеге, теләге һәм җитәрлек әзерлеге булган һәр мөселманга уку йортының ишекләре һәрвакыт ачык булуы турында искәртте.

Биредә укучы шәкертләр  (Яр Чаллы, Мөслим, Актаныш белән беррәттән Чирмешән районыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән дә килгән егетләр) белән дә танышу кызыклы булды.
Бергәләшеп өйлә намазы укыгач һәм  көндезге аш белән сыйлангач, Минзәлә мөселманнары өйгә кузгалдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X