Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә мөселманнары Корбан гаетенә шәһәр мәчетенә җыелдылар

Бәйрәм намазлары районыбызның авыл мәчетләрендә дә үткәрелде

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә мәчетендә бар мөселман дөньясы билгеләп үтә торган Корбаен гаете хөрмәтенә бәйрәм намазы укылды.

Көтеп алынган бәйрәм белән котлау сүзендә Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов:

- Туганнар-күршеләр белән аралашып, мохтаҗларга ярдәм итеп яшәү, олыларны хөрмәтләү, яшьләргә дөрес тәрбия бирү мөһим. Яшәү дәверендә дөрес, яхшы гамәлләр күбрәк кылып, районыбыз, туган ягыбыз файдасына  нәтиҗәле хезмәт башкарсак иде. Бердәм булганда боларның барысына да ирешергә була - диде.

Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков вәгазьдә шулай ук җан тынычлыгы, үзара тату яшәү, һәр гамәлдә Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәл кылуның мөһимлеге кебек тәрбияви темаларга кагылды, Корбан гаетенең тарихы белән таныштырды һәм һәр мөселман өчен мөһим бәйрәм булуы турында искәртте. Шулай ук узган еллардагы традиция буенча июль ахырында мәчет кә сәдака буларак кергән корбан итеннән мәҗлес үткәреләчәге,  1 августта балалар өчен ун көнлек рухи-сәламәтләндерү курслары башланып китәчәге турында хәбәр итте.

Гает намазыннан соң район башлыгы Айдар Салахов район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков белән берлектә мәчетнең көнкүреше, эшчәнлеге белән танышып чыкты. Аю авылында төзелүче һәм Минзәлә шәһәренең Садак бистәсендә төзелергә планлаштырылучы мәчетләр турына фикер алышынды. Район башлыгы мәчет территориясен карап тору һәм биредә үткәрелүче курсларда балаларны, яшьләрне илебезнең традицион кыйммәтләре нигезендә тәрбияләү буенча үз фикер һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев