Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә муниципаль районының эшмәкәрләр Советы республика конкурсында җиңү яулады

Оешма- учреждениеләр җитәкчеләре катнашында район башлыгы Айдар Салахов үткәргән традицион дүшәнбе киңәшмәсендә бүләкләнүчеләр дә күп булды.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Район эшмәкәрләр Советы «Иң яхшы эшкуарлар Советы» республика конкурсында «Кече һәм урта бизнесны инновацион үстерүгә керткән өлеш өчен» номинациясендә җиңеп чыкты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Гатинага сертификат тапшырылды.

Конкурс республиканың Иҗтимагый палатасы ярдәме белән Татарстан кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе тарафыннан икенче ел рәттән үткәрелә. Быел анда 24 муниципалитет катнашкан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев