Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә муниципаллары “Юбилейный” спорт мәктәбенә җыелдылар

Чара 21 апрельдә үткәрелүче Җирле үзидарә көненә багышланган иде

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә шәһәре “Юбилейный” спорт мәктәбендә район администрациясе һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре җыелдылар. Биредә 21 апрель Җирле үзидарә көне алдыннан спорт чарасы үткәрелде.

Фаяз Хизбуллин, район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе, катнашучыларны сәламләп:

- Әлеге бәйрәм көне уңаеннан ел саен шушылай очрашу матур бер традициягә әйләнде инде, - дип билгеләп үтте.

Башта муниципаллар арасында разминка үткәрелде, аннан соң алар администрация һәм авыл җирлекләрне командаларына бүленеп, волейбол уйнадылар. Нәтиҗәдә авыл җирлекләре командасы өстен булып чыкты.

Илнар Вәлиев, Наратлы Кичү авыл җирлеге башлыгы:

- Бүген без, муниципаль хезмәткәрләр, бик күңелле чарага җыелдык. Мин үзем спортны якын итәм. Үз вакытында көрәш, тхэквондо белән дә шөгыльләндем.

Зөлфия Гәрәева, Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы:

- Ел саен Җирле үзидарә көне уңаеннан  без спорт киемнәреннән киенеп, “Юбилейный” спорт залына җыелып бергәләшеп волейбол уйныйбыз. Монда килеп рәхәтләнеп ярышабыз, үзебезне чын спортчылар итеп хис итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев