Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә музее - туристларны җәлеп итү үзәге

Минзәлә туган якны өйрәнү музее илнең төрле төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә яшәүчеләрне җәлеп итә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Яр Чаллы, Түбән Кама, дисеңме, ерак араны якын итеп киләләр. Ә минзәләлеләр үзләре музейга еш йөриләр микән?

(Чулпан Шафикова, "Минзәлә-информ")

Туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге турында безгә әлеге мәдәният учреждениесе директоры Лариса Карамова сөйләде:

- Пандемиягә кадәр музейга килүчеләр саны югары дәрәҗәдә иде, бу Минзәлә елгасы яр буен ачу вакыйгасы белән бәйле. Музейда без һәр кешегә уңайлы шартлар тудырабыз: балалар өчен-туган якны өйрәнү дәресләре, квестлар, уеннар үткәрсәк, өлкәннәр өчен «Музейда бер төн» акциясен уздырдык. Онлайн-форматта да актив эшлибез.

3 ел инде без Чаллының туристик фирмалары белән тыгыз элемтәдә торабыз, туристлар арасында балалар гына түгел, өлкәннәр дә бар. Туристлар өчен кызыклы маршрут төзедек: алар туган якны өйрәнү музеена, аннары Муса Җәлил музеена, Екатерина күперенә һәм аэроклубка юл тоталар. Туристларга яр буе буйлап, легендаларны тыңлап йөрү, Екатерина күпере буйлап атлау аеруча ошый, мин күпердә нинди дә булса клёпканы алтын төскә буярга тәкъдим итәм, кешеләргә кызыклы булыр дип уйлыйм, кызыксынучылар музей хезмәткәрләрен янына килеп, "Ә ни өчен ул алтын төстә - дип сорарлар, ә без Екатерина алтыны турында легенданы сөйләп бирер идек.

 Пандемиягә кадәр музейга килүчеләр саны 9000 иде, быел - якынча 6000. Бу катлаулы вакытта да кешеләр гаиләләре белән килә, эшләвебез-эшләмәвебез турында кызыксынып шалтыраталар, шуңа күрә туган якны өйрәнү музееның кешеләргә кирәклеген аңлыйбыз һәм моңа шатланабыз. Музей «Минзәлә-информ» редакциясе белән берлектә эшли, музей турында брошюралар да әлеге хезмәттәшлек кысаларында чыгарылды.

Быел да без «Дөньяның төрле илләрендә яңа ел бәйрәмнәре» дигән балалар квесты әзерлибез, хәзер район хакимиятеннән бу чараны үткәрергә рөхсәт бирүне көтәбез.

Җәй көне музейга аеруча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килүчеләр күп. Биредә алар ыгы-зыгы, шау-шудан ял итәләр, аларга безнең табигать, шәһәребезнең тынычлыгы, тарихилыгы бик ошый. Минзәлә районында «ял көне туры»н үстерү дә яхшы булыр иде: бездә этнография дә бик матур бит, фольклорлар да бик күп, кунакларларга күчтәнәчләр дә җитәрлек. Кешеләр башка шәһәрләрдән килеп, махсус билгеләнгән өйләрдә торачак, ә кичләрен без алар алдында үз гореф-гадәтләребезне, милли аш-суыбызны, бәйрәмнәрне күрсәтер идек.

Минзәлә – хәзер югары дәрәҗәдә. Безнең шәһәр турында илнең иң ерак нокталарында да беләләр: спорт уеннары, вертолет ярышлары үткәрелде, бездә космонавтлар, парашютчылар шөгыльләнә, шулай ук Данила Новиков җырлары аша шәһәребез исеме бөтен илгә яңгырады.

- Сез Минзәләне тарихи шәһәр дип саныйсызмы?

- Әйе, Минзәлә, чыннан да, тарихи шәһәр, ул үзенең легендалары, яшерен борынгы серләре белән тарихи шәһәр исемен йөртә. Хәтта биредә, аерым дәүләт буларак, җир асты йөреше булуы да инде ниндидер сер. Шәһәребез турында даими рәвештә борынгыдан яңалыклар табабыз: исәплибез, китапларда тарихи мәгълүматларга тап булабыз, шәһәр тарихы турында яңа фактлар ачылып кына тора.

Быел туган якны өйрәнү музее "ЛУКОЙЛ" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Бөек тарихның Бөек бәясе" проекты белән отты.

Безнең өстәмә: «Музейда бер төн» акциясе тәүлекнең төнге вакытында музейда йөрүдән гыйбарәт. Музей көндез дә эшли, шулай ук төнге сәгать 9да да ачыла. Бу чараның үзенчәлеге шунда: "Музейда  бер төн" - интеллектуаль уен, катнашучылар фонарьлар белән квестлар уза, ребуслар һәм табышмаклар чишә. Чарада шулай ук театр артистлары да катнаша, тарихи экспозиция җанлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев