Минзәлә педагогика көллияте укытучысы республика конкурсында җиңде
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында урта һөнәри уку йортларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында республика конкурсы узды.
Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте данын югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илгизә Мөфаздал кызы Хәйруллина яклады.
Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Илгизә Мөфәздал кызы иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы дип танылды һәм 1 дәрәҗә дипломга ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев