Минзәлә педагогика көллиятенә “Татарча диктант” язарга һәркемне көтәләр
Әлеге акция Минзәлә районының һәр мәктәбендә дә узачак
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
10 сентябрь, җомга көнне “Татарча диктант” акциясенә Минзәлә районы да кушылачак. Диктант сәгать 11 дә башланачак.
Шәһәрдә акция үткәрүнең төп мәйданчыгы – Минзәлә педагогика көллияте. Биредә коронавирустан саклану чараларын да истә тотып, укучылар, көллият коллективы һәм диктант язарга теләгән райондашлар өчен аерым кабинетларда аудиторияләр әзерләнеп куелачак.
Диктант шәһәрдә 1, 2, 3 нче мәктәпләрдә, гимназиядә дә, шулай ук районыбыз мәктәпләрендә дә үткәреләчәк. Былтыргы традицияне дәвам итеп, Минзәлә мәчетендә дә теләүчеләр диктант яза алачак. Анда акция бераз соңрак, җомга намазыннан соң сәгать 12.50-13.00 дә башланачак. Моннан тыш, теләүчеләр акциядә онлайн рәвештә дә катнаша ала.
безнең өстәмә
Быел “Татарча диктант” акциясе 3 көн дәвамында узачак. Татарстанда һәм Башкортстанда - 10 сентябрь, башка төбәкләрдә-11 сентябрь, чит илләрдә – 12се. Татарстан һәм Башкортстанда катнашучылар язучы Гомәр Бәширов әсәрләреннән өзек буенча диктант язачаклар. Текстны профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыячак. Чит илләрдә катнашучылар өчен диктор итеп ТРның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһаншин билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев