Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә педагогика көллиятендә "Лингвистик Сабантуй" узды

Әйе,  Сабантуй булгач, ярышсыз-җиңүсез буламы соң? Ярыштылар да, жиңделәр дә Минзәлә Сабан туенда катнашучы егетләр һәм кызлар. Сабантуйга иртәрәк бит, дисезме?

(28 май, 2021, "Минзәлә-информ")

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә Татарстан Җөмһүрияте урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында “Лингвистик Сабантуй” республика бәйгесе булып узды.

…Сабантуймы? Сабантуй-

Уеннар туе бит ул,

Жиңүләр туе бит ул!

Гади генә сабантуй түгел, ә телләр ярышы - Лингвистик Сабантуй бит ул!  Катнашучылар  шул исемдәге республикакүләм бәйге кысаларында татар теле тарихы, татар теленең кызыклы очраклары, фразеология, лексикология, морфология, синтаксисы буенча  сорауларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр. Чын Сабантуй булмаса да,  бәйрәм рухы, матур җырлар-шигырьләр, Сабантуй бизәге –чигүле сөлгеләр эленгән озын колга – һәммәсе дә татар халкының  милли бәйрәмен хәтерләтеп, күңелләргә шатлык-сөенеч өстәделәр.

Ярыш булгач, җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. Бүгенге ярышта   җиңелүчеләр булмады. Мактау сүзләрен педагогик уку йортларына әйтәсе килә: бик яхшы әзерлек белән килгәннәр. Командалар  арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - ДАҺБУ “Г. Тукай ис. Арча педагогика көллияте”,

              ДАҺБУ “М. Җәлил ис. Минзәлә педагогия көллияте (бәйгедән тыш)”;

2 урын-  ДАҺБУ “Яр Чаллы педагогика көллияте”;

                ДАҺБУ “Түбән Кама күппрофильле көллияте”;

3 урын-  ДАҺБУ “Түбән Кама агросәнәгать көллияте”;

                ДАҺБУ “Алабуга политехник көллияте”;

“Җиңүгә омтылыш” номинациясендә җиңүче – ДАҺБУ “Чистай күппрофильле көллияте”.

Сабантуй күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф белән бер тында үтеп китте.  Катнашучылар мондый бәйрәм-ярышлар тагын да күбрәк булсын дигән теләктә калдылар. Яшәсен милли бәйрәмнәребез, яшәсен татар телебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев