Минзәлә педагогия колледжында “BabySkills” чемпионаты җиңүчеләре бүләкләнде
Безнең районда “BabySkills” чемпионаты педагогия колледжы тарафыннан координацияләнә.
(Дифиза Нуриева, “Мензеля-информ”)
Алдан хәбәр иткәнчә, “BabySkills” Татарстан регионара чемпионатның 3 нче регион этабында минзәләлеләр Казан, Чаллы, Түбән Кама командаларын узып китеп, гомум зачетта 1 нче урынны алдылар. Безнең район 10 алтын, 8 көмеш, 12 бронза медале һәм номинациядә җиңү яулаган өчен 13 медальонга ия булды. Чемпионатта безнең районнан барысы 44 бала катнашты.
Тантаналы бүләкләү чарасында Минзәлә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев, Минзәлә педагогоия колледжы директоры Ренат Ибрагимов һәм чемпионатның безнең район буенча кураторы – М.Җәлил исемендәге педагогия колледжының мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары Алсинә Гайниева җиңүчеләрне котладылар, һәр катнашучыга, аларның остазларына һәм әти-әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Тантаналы шартларда һәр балага медаль һәм диплом тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев