Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә район башлыгы “Безнең ишегалды” программасы буенча эш темпын тизләтергә кушты

Бүген район башлыгы Айдар Салахов төзелеш объектларында үткәргән планеркаларның берсе Изыскательләр урамындагы 3 нче комплекстагы күпкатлы йортлар ишек алдында барды.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

 “Безнең ишегалды” программасына быел районда 9 ишегалды территориясе кертелде. Өч ишегалды Изыскательләр урамында. Биредә район башлыгы  төзекләндерү буенча җаваплы җитәкчеләрне “кыздырып” та алды.

–Иң беренче чиратта эш темпын тизләтергә, – дигән бурычлар куелды район башлыгы тарафыннан.

Изыскательләр урамындагы 3/13, 3/17  нче йортлар ишегалды әзер дияргә дә була, асфальтлау эшләре дә башкарылган, фәкать “яшел зоналарга” берничә йөк кара туфрак ташыйсы бар.

Изыскательләр урамындагы 3/6, 3/7, 3/8, 3/9 йортлар ишегалдында күп эшләр башкарылды. Биредә мәйданчыкларга кара туфрак ташу, подъезд тирәсендәге участокларны агач төпләреннән чистарту, гаражларны буяп тәртипкә китерү бурычы тора. Әлеге ишегалдында киләсе атнага “Автострой” подрядчы оешмасының асфальт салу бригадасы эшләячәк.

Изыскательләр урамы 3/3, 3/4, 3/5, 3/14 нче йорт ишегалдында  Идарәче компания эшчеләре спорт мәйданчыгына җиһазлар урнаштыру белән мәшгуль. Узган планеркада район башлыгы мондагы ял итү мәйданчыгын җиһазлауга карата ризасызлык белдергән иде.

–Күпкатлы яшәүчеләргә уңайлыклар да, файдалы да булсын, матурлык та онытылмасын, – диде ул бу юлы да.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” республика программасы 2020 елдан бирле тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев