Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Наил Асадуллин коронавирустан вакцина ясау хакында сөйләде

Бүгенге көндә Минзәлә районында коронавирус белән авырган һәм COVID диагнозы куелган 67 кеше исәпләнә. Майның беренче көннәрендә COVIDның 3 очрагы теркәлгән. Район госпиталендә төрле диагнозлы һәм төрле дәрәҗәдә авыручы 20 кеше дәвалана. Коронавирустан прививканы 1619 минзәләле ясаткан.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Наил Асадуллин администрация бинасының утырышлар залында узган киңәшмәдә район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары алдында чыгыш ясаганда хәбәр итте әлеге саннарны. Ул вакцина хакында тәфсилләп сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Менә шуларның берничәсе.

–Авырганнан соң барлыкка килгән антитәнчекләр кешене күпме вакыт саклый? Андыйларга прививка ясатырга кирәкме?

–Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау оешмасы иммунитет ковидтан күпме вакытка кадәр саклау срокларын төгәл әйтми. Әгәр дә сез авыргансыз һәм антитәнчекләр бар икән, алар барыбер вакыт узган саен кими. Күп кенә галимнәр уйлавынча, авыру сәбәпле барлыкка килгән иммунитет 6 ай дәвамында гына үз көченә ия. Димәк, шушы вакыттан соң, табиб белән киңәшеп, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген кайгыртып, вакцина ясатырга мөмкин.

–Вакцинация ни рәвешле үтә?

–Вакцинация үтү өчен үзегез белән паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС (Дәүләт хезмәтләрендә электрон сертификат алу өчен) кирәк булачак.  Вакцина ике компонеттан тора, алар организмга аерым-аерым кертелә. 1 нче этапта организмга вакцинаның беренче компоненты кертелә. Иң элек пациентны терапевт карый, соңыннан вакцина ясала,  процедурадан соң да күзәтелеп торырга кирәк. 3 атнадан соң 2нче этап. Бу этапта икенче компонет ясала. Беренче вакцинация ясатып, 21 көн узгач (прививка ясаткан көн саналмый), кабат табиб янына барырга кирәк. Процедура беренче этаптагыча уза.

–Безнең районда нинди вакциналар бар?

–“Гам-КОВИД-Вак”, ул күбрәк “Спутник V» буларак халыкка билгеле. Иммунитет беренче этап уздырылганнан соң 42нче көнгә формалаша. Тагын берсе – “ЭпиВакКорона”, шулай ук ике этапта ясала, иммунитет 35-40 нчы көнгә формалаша.

–Прививка ясатканлык турында документ биреләме?

–Әйе, икенче вакцинадан соң дәүләт хезмәтләре порталына бәйле булган электрон почтага электрон сертификат килә. Ә беренче прививкадан соң “Үз-үзеңне күзәтү” электрон көндәлеге килә, аны тутырырга кирәк.

–Кемнәргә коронавирустан прививка ясатырга ярамый? Бөтен кешегә дә килешмәскә дә мөмкин бит әле.

–Вакцина ясатыр алдыннан табибта күренергә кирәк, чөнки кайбер категория пациентлар өчен каршылыклар бар. Бары тик сезнең участок табибы гына ясатыргамы, юкмы икәнен хәл итә.

–Коронавирус белән авыруның риск группасына кемнәр керә?

–Вирусны төрле яшьтәге кешеләр йоктыра ала. Чирне ни дәрәҗәдә авыр уздыру һәр кешенең организм үзнечәлегенә бәйле. Шулай да 65 яшьтән өлкәнрәк яки иммунитеты көчсезләнгән яки хроник авырулы гражданнарга үз сәламәтлекләренә карата бигрәк тә сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Балаларына һәм оныкларына өлкәннәрне кайгыртырга, бөтен саклану кагыйдәләрен үтәгән хәлдә ашамлык, дару һәм башка шундый көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итеп тору артык булмас. Өлкән яшьтәгеләр белән эшләүче социаль хезмәткәрләргә, табибларга, укытучыларга, вахта методы белән эшләүчеләргә, транспорт, азык-төлек, сату-алу өлкәсендә хезмәт куйган, һәрдаим кешеләр белән аралашып торучыларга да вакцина ясату урынлы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев