Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы архивында Россия полиграфиясе көне уңаеннан мәктәп укучылары өчен чара узды

Әлеге чараны Минзәлә район архив җитәкчесе Ләйсән Нургатина белән 1нче урта мәктәпнең музей җитәкчесе Резеда Фаррахова оештырды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Кунак буларак чарага “Татмедиа”ның “Минзәлә-информ” филиалы журналисты Дифиза Нуриева да чакырылган иде. Бүгенге интернет һәм социаль челтәрләр заманында басма китаплар, матбугат актуальлеген югалта дип ялгыш фикер йөртергә ярамый. Моның алай түгеллеген архивка татар теле укытучылары Чулпан Шәйхелмарданова, Рәмзилә Яппарова белән бергә килгән 1 нче санлы урта мәктәп укучылары да дәлилләде. Архив җитәкчесе Ләйсән Нургатина балаларга беренче басма китапларның ничәнче елда, кем тарафыннан басылуы хакында бәян итте. Балалардан бүгенге көндә сез әсәрләрне кайдан укырга яратасыз: басма китаптанмы әллә электрон рәвештәме дигән сорауга, балалар бертавыштан басма китаптан дип җавап бирделәр.

Редакция журналисты Дифиза Нуриеваның “Минзәлә” –“Мензеля” район газетасының 105 еллык тарихы, редакциянең бүгенге эшчәнлеге, сайт һәм социаль челтәрләр хакында таныштырды. Шул уңайдан балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирде:

–Әгәр дә социаль челтәрләр барысы да эшләүдән туктаса, интернет бетсә, каян информация алып булачак дигән сорауга балалар газета журналисты белән берлектә “басма матбугат, газета аша” дигән җавапка килде.

Чыннан да, 105 еллык тарихында район газетасы беркайчан да басылудан туктамаган.

Соңыннан укучылар архив документлары саклана торган залга кереп, төрле елларда төрле исем астында дөнья күргән район газетасы подшивкалары белән таныштылар.

Чара ахырында һәр балага буклетлар һәм баллы күчтәнәчләр таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев