Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов сугыш ветераны Евгений Зыковны Җиңү бәйрәме белән котлады
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов Бөек Ватан сугышы ветераны Евгений Зыковка Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм "Бердәм Россия" партиясе исеменнән котлау открыткалары һәм бәйрәм бүләкләрен тапшырды.
(Дифиза Нуриева, "Минзәлә-информ")
-Безне шулай күтәренке рух һәм сәламәт тән белән каршы алуыгыз өчен без шат. Без сезнең батырлыкларыгыз турында истәлекләрне саклап калып, аларны үсеп килүче буынга тапшырачакбыз. Ә сез күрсәткән батырлыклар, сезнең буын вәкилләренең нинди курку белмәс кешеләр булуының дәлиле булып тора. Балаларыгыз, онык Һәм оныкчыкларыгыз янәшәсендә хөрмәттә гомер итегез. 9 Май парадында без сезне шундый ук күтәренке кәеф белән көтәбез, бу сезнең бәйрәм, – диде Марат Кәримов, бүләкләр тапшырганда.
Шулай ук бу көнне ветеранны агитбригада артистлары да котлап, концерт күрсәтте.
Евгений Васильевич 1926 елда күп балалы гаиләдә туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби комиссариат юлламасы буенча Казан шәһәренең һөнәр училищесына укырга җибәрелә. Ундүрт яшьлек яшүсмер «Серп и молот» дары заводында эшли, анда Кызыл Армия өчен снарядлар һәм патроннар әзерли.
12шәр сәгать дәвамындагы газаплы хезмәт һәм туйганчы ашый алмау сәбәпле Евгений авырып китә һәм өенә озатыла. 1943 елда фронтка алына. Кара диңгез флотында минный тральщикта матрос булып хезмәт итә. Төнге дозорларда катнаша, Кара диңгез суларын дошман снарядларыннан чистарта. 1945 елда Тын океан аша Америка ярларына, Япония белән сугыш өчен яңа кораблар кабул итү өчен походта катнаша. 1950 елда гына өенә кайта. Евгений Васильевич «2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнгән.
1951 елдан Минзәлә шәһәре предприятиеләрендә машинист, моторист, кладовщик һәм тимерче булып эшли. 28 яшендә өйләнә, хатыны белән 58 ел тату гомер кичерә, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә олы кызы белән яши. Евгений Васильевич үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев